Ашлама урынына – әчетелгән үлән суы
Әлфия Алишева: "Әчетергә иң яхшысы кычыткан һәм тузганак. Аларда яшелчәләргә кирәкле барлык файдалы матдәләр дә бар".
Җәйнең кызу вакыты – бакчачылык эшенең «урак өсте», җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән чак. Тукай районы Ильичевка поселогында яшәүче Әлфия һәм Рифгать Алишевлар бакчаларында ниләр генә үстермиләр: төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән кала, монда чабрец, мәтрүшкә, лаванда, розмарин, лапчатка...
Капка төбе, ишегалды гөлгә күмелгән: гортензияләр, лилияләр, розаларның гына нинди төрләре юк биредә... Декоратив балан, дерен, каштан, камырлык агачлары... Санап бетергесез. Әлфия апа газета укучыларга да үз киңәшләрен бирде, рецептлары белән уртаклашты.
«Кытай императоры», «Пекинский гурман»
Әлеге иртә өлгерүче сорт кыярлар үзләренең озынлыгы һәм искитмәле тәме белән таң калдырырлык: сусыл, баллы, әчесе гел юк. Узган елларда «Изумрудный поток» сортын утырта идем. Быел «Кытай императоры» белән «Пекинский гурман» сортларын утырттым. Аларның кыяфәтендә дә, тәмендә дә аерма күрмәдем. Болар барысы да авыруларга бирешми, эссегә түзә торган, салкынга да чыдам сортлар. Сабакларының озынлыгы 3,5 метрга кадәр, ә яшелчәләре 30-40 сантиметрга житә. Теплицада кыярларны өскә үрдереп үстерәм. Шунлыктан урынны әз ала. Бу сортларның кыярлары яңа өзеп алган килеш ашарга да, жиңелчә тозларга да, салатлар ясарга да тәмле була.
Яшелчәләрне үстергәндә гомумән химик ашламалар кулланганым юк. Бакча утаганда чүп үләннәрен бачокларга тутырам. Өстенә күмелгәнче су салып, 5 көн буе әчетәм. Аннан соң 1 литр әче суны 10 литр чиста суга кушып яшелчәләргә сибәм. Шул аларны тукландыра. Әчетергә иң яхшысы кычыткан һәм тузганак. Аларда яшелчәләргә кирәкле барлык файдалы матдәләр дә бар.
Помидор
Помидорлар да өлгерә башлады. Быел аларны теплицага гына утырттым. «Кулема», «Пузан», «Маняша», «Настенька», «Мохнатый шмель», «Сиреневый туман», «Розовый сладкий» сортлары. Яз көне үрентеләрне теплицага күчерү белән пластик шешәләрнең төпләрен кисеп, борыннары белән помидор төпләренә күмеп куйдым. Шулай итеп, суны помидор төбенә түгел, ә шешәләр аша туры тамырларына салам. Суны төбенә салсаң, теплица парланып дымлана, ә помидор дымлы һаваны яратмый.
«Мохнатый шмель» сортын быел беренче утыртуым. Ничек буласын әлегә әйтә алмыйм. Ә калган сортларның уңышыннан пешә башлау белән төрле салатлар ясыйм. Күпчелек өлешеннән кышкылыкка сок чыгарып ябам. Шулай ук берничә ел элек помидорны каклап караган идем, бик ошаттык. Хәзер ел да шуны әзерлим. Аның рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.
Лапчатка
Аны Курил чәе дип тә йөртәләр. Аннан ясалган төнәтмә ашказаны һәм эчәклек тракты өчен файдалы. Шулай ук халык медицинасында кан туктату, ялкынсынуга каршы һәм тынычландыру чарасы буларак кулланыла.
Лапчатка үстерүдә таләпчән түгел. Иң мөһиме – даими су сибеп тору, грунт кибеп китү үсемлекләрнең үлүе белән яный. Әмма шуны истә тотарга кирәк, туфракның артык дымлы булуы да начар. Көн дәвамында җылынып торган суны кич сипкәннән соң җирен йомшартып та куйсаң яхшы. (Курил чәе рецепты)
Гортензия
Яраткан гөлләремнең берсе – гортензия. Аның куагы бер урында ун елга кадәр үсәргә мөмкин. Куе булып үссен, яхшы чәчәк атсын өчен гортензияләр өчен махсус ашлама кулланам. Аны 15 көн саен бер чиләк суда бер аш кашыгы болгатып, чәчәкләргә сибәм. Ул йомшак суны ярата.
Гортензияне кышкылыкка әзерләгәндә көздән сабакларында ике бөресен калдырып киссәң, җәйгә ул соңрак чәчәк ата, әмма чәчәкләре зур була. Күбрәк сабакларын һәм дүрт бөре калдырсаң, иртәрәк чәчәк ата, әмма алар кечкенә булачак. Шулай ук кышка махсус каплап калдырырга да кирәкми, үзе кар астында кыш чыга.
Лаванда
– Лаванданы быел икенче ел гына утыртуым. Кибеттән аның үсентесен алып кайтып бакчага күчереп утырттым. Ул артык дымлы җирне яратмый, шулай да суны даими сибеп, туфрагын йомшартып торырга кирәк. Көз җиткәч, төптән чыккан каты сабакларын (15 сантиметр чамасы була ул) калдырып, йомшак сабакларын гына кисәргә. Каты сабакларына тисәң, кыш чыга алмаячак. Беренче елында кышка ылыс белән яхшылап каплап куярга да кирәк булачак.
Лаванданы сабаклары, яфраклары, чәчәкләре белән бергә җыеп киптерәм. Ул ароматерапиядә киң кулланыш алган үсемлекләрнең берсе. Шуның өчен мин аны натураль тукымалы капчыкка тутырып йокы бүлмәсенә дә куям. Чөнки аның исе йокыга уңай йогынты ясый. Лаванданы киемнәрне көядән саклау өчен шкафларга куйсаң да була. Аңардан ясалган төнәтмәләр салкын тиюдән яхшы чара, спазмнарны төшерә, тынычландыра һәм антисептик та булып тора.
Лаванданың файдасы күп булуга карамастан, аллергияле кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга саклык белән кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев