Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Каклаган помидор рецепты

Әлеге рецепт белән Тукай районы Ильичевка поселогында яшәүче Әлфия Алишева бүлешә.

Әлфия Алишева бакчасында ниләр генә үстерми: төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән кала, монда чабрец, мәтрүшкә, лаванда, розмарин, лапчатка... Әлеге материалны моннан укый аласыз.  

Бу юлы уңган бакчачы каклаган помидор ясау рецепты белән уртаклашты. Ул түбәндәгечә башкарыла: эре булмаган помидорларны юып, урталай бүлеп, орлыгын алырга. Табага тезеп, 70 градуска кадәр җылытылган духовкада 5 сәгать чамасы тотарга. Шул арада банкаларны стерильләштереп, тәмләткечләр: туралган сарымсак, укроп, тоз, борыч, бераз шикәр әзерләп куярга. Помидорны банкаларга тәмләткечләр белән аралаштырып тутырырга һәм өстенә кайнар үсемлек мае (кайнатып чыгармаска!) салып, яхшылап ябарга. Суынгач та ашарга ярый, шулай ук кышкылыкка әзерләр өчен дә менә дигән рецепт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев