Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Августта бакча эшләре

Җәйнең соңгы аена да кердек. Август – яз һәм җәй дәвамында эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрә торган вакыт. Бакчада яшелчәләр өлгереп килә.

Сарымсакның өлгерүен белү өчен, тәҗрибәле бакчачылар берничә чәчәк кыягын өзми калдыра. Анда вак орлыклар сарымсаклар өлгерәчәк. Шул сарымсаклар утырган кәрҗин тышчасы шартлый башлау түтәлдәге сарымсакның да өлгерүен аңлата. 

Помидорның август башында очын һәм барлык саргайган яфракларын, чәчәкләрен өзәләр. Помидорлар җиргә тияргә тиеш түгел. Сабакта пешкән помидор тәмлерәк булса да, аны август урталарында җыярга туры килә. Төнге температура +10 градустан төшкәндә, фитофтороз куркынычы арта. 

Август башында борычның очын өзәләр һәм һәр үсемлектә иң күбе 10 борыч калдыралар. Болай иткәндә, борыч тиешле күләмдә туклыклы матдәләр, яктылык алачак. 

Марганец кыярларның өлгерешен активлаштыра. Вакытында бор һәм цинк кертү авырулардан саклый. Бакыр тизрәк өлгертә. Бөҗәкләрне җәлеп итү өчен, чәчәк аткан үсемлеккә иртән баллы су сибәләр.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев