Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча җиләген кайчан утыртырга?

Бакча җиләген август башыннан 15 сентябрьгә кадәрге вакытта утыртырга ярый. Иртәрәк утырткан саен, яхшырак була, ул кышка кадәр ныгып калырга өлгерә, киләсе елга ук җиләк бирерлек көч туплый.

Җирегез уңдырышлы булса да, 1 кв..м га 1 чиләк исәбеннән черемә, 30-40 г теләсә нинди комплекслы ашлама, 0,5 л банка көл кертегез. Ашламаны тигез итеп сибәргә һәм җирен казырга кирәк. 

Рәт арасын 60-70 см калдырырга, үсентеләрне 20 см саен утыртып чыгарга була. Бу эшләрне, көннәр азрак сүрелгәч, кич яки иртән эшләргә кирәк. 
Бакча җиләген бәрәңге, көбестә кыярдан соң утыртырга ярамый. Ул кишер, суган, сарымсактан бушаган урынны ярата. 

Үсентенең тамырларын 7 см чамасы калдырып кыскартып кисегез. Үсентенең үзәге күмелмәскә тиеш. Яшь мыекларны күчерергә кирәк, аның тамырлары аксыл төстә. Каралган тамырлы үсентене ташлагыз, ул картайган була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев