Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчаны кышка әзерләр чак җитте

Җир туңа башлаганчы агачларга һәм куакларга даими рәвештә су сибәргә кирәк.

Бакчагыз кышка әзерме? Юк икән, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

Алар иң беренче чиратта агач кәүсәләрен агартырга кирәк, ди. Моның өчен иң яхшы вакыт – сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Бу матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояшта пешүдән саклау һәм кайры астында кышлаучы корткычларны юк итү өчен эшләнә.

Шулай ук җир туңа башлаганчыга кадәр агачларга һәм куакларга даими рәвештә су сибәргә кирәк. Бу коры җәйдән һәм яңгырсыз көздән соң үсемлекләр сусыз калмасын өчен кирәк. Су сибүгә бигрәк тә яшь үсентеләр мохтаҗ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй

2
X