Чаллыда ЭКОйөгерештә  катнашучылар 170 капчык чүп җыйды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ЭКОйөгерештә катнашучылар 170 капчык чүп җыйды

Чара «Орион» яшьләр үзәге һәм «ЭкоАктивлар» үзәге инициативасы белән оештырылды.

Әлеге мөһим чара шәһәрнең һәм республиканың профиль идарәләре ярдәмендә узды. Стартка 32 команда чыкты, ә акциядә барлыгы 200дән артык кеше, шул исәптән мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Нәтиҗәдә 170 капчык чүп җыелды.

ЭКОйөгереш чүп җыю гына түгел, ә тизлек буенча командалы уенга да әйләнде. «Гадәти булмаган табыш» бәйгесе аеруча популярлык казанды, анда егетләр-кызлар табылган артефактлар турында  сөйләделәр. Шулай ук мәйданчыкта интерактив станцияләр эшләде: калдыкларны сортларга бүлү станциясе – чүп-чарны аерып җыю турында белемнәрне тикшерү өчен, «Экоөй» станциясе – экологик яшәү рәвеше турында, һәм бию конкурсы, анда катнашучылар өстәмә балл эшли алдылар. Әлеге ярышларда 1 нче  урынга  Н. Кайманов исемендәге кадет мәктәбе; 2 нче  урынга 69 нчы мәктәп; 3 нче урынга 35 нче мәктәп чыкты.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

Нет комментариев