Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь самокатчысын җәрәхәтләр белән Казанга алып киттеләр

Ул җәяүлеләр юлында зыян күргән иде.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән 10 яшьлек укучыны Казанга, балалар республика клиник хастаханәсенә озаттылар. 24 сентябрьдә 18 сәгать 45 минутта  яшь самокатчыны машина бәрдергән иде.

ГАИ мәгълүматлары буенча, 53 яшьлек «Нива» автомобиле йөртүчесе Сарман  тракты буенча Яр Чаллы проспекты ягыннан Гостев урамы юнәлешендә барган. Ул уңга борылганда  самокат белән җәяүле кичүеннән юл аша чыгучы малайны уздырмаган. Малайны бәрдергән иде. Ашыгыч ярдәм хезмәте БСМПга китергәннәр иде...
 


юл-транспорт һәлакәте Бала бәрдерләр

Нет комментариев