Бу эшне «Автомобиль юллары» предприятиесе башкара.
«Автомобиль юллары» предприятиесе бригадасы яңа шәһәрнең 23/11А йорты янында яңа терәк стенасын төзи башлады. Элеккесен җылылк челтәрләрен ремонтлау барышында сүтеп алган. Узган атнада территориядән иске дивар калдыкларын һәм туфракны чыгаргып яңа стена төзергә керешкәннәр.
«Башта туфракны алдык, нигезне әзерләдек, чистарттык, аннары подбетонка салдык һәм пластиналар куйдык, хәзер опалубка әзерлибез», – ди ПАД хезмәткәре Киляев.
Барлык эшләр тәмамлангач Автозавод проспекты дублеры буендагы яшел зона киңәячәк.
Фотолар ПАДтан алынды
Нет комментариев