Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча җиләгеннән кайнатма ясыйбыз - РЕЦЕПТЛАР

Җиләкне җыйган көнне үк кайнатырга кирәк.

Базарларда, сәүдә нокталарында көньяктан китерелгән бакча җиләге сата башладылар. Авыз итеп карарга теләсәң, 1 кг якынча 400-500 сумнан алырга була. Тиздән инде әлеге җәй сые үз бакчаларыбызда да өлгерер, уңган хуҗабикәләр аннан кайнатмалар әзерләргә керешер. Моны күздә тотып, без дә берничә рецепт белән уртаклашырга булдык.

1 кг җиләк, 1,5 кг шикәр, 2 стакан су. Җиләкне юарга һәм 4-5 сәгать киптерергә. Су һәм шикәрдән сироп кайнатырга да, җиләкне шул кайнар сиропка салырга һәм 20 минут кайнатырга.
* * *
1 кг җиләк, 1 кг шикәр, 2 стакан су. Шикәр белән судан сироп кайнатырга, шуңа җиләкне салып, 5 минут кайнатып алырга. Банкага тутырырга, өстен яхшылап капларга.
* * *
1 кг җиләк, 2 кг шикәр. Җиләк өстенә шикәр салып, агач кашык белән яхшылап изәргә. 2 сәгать тотарга һәм аннары әйбәтләп болгатып, коры банкаларга тутырып салкын урынга куярга.
* * *
1 кг җиләк, 1,2 кг шикәр. Җиләкне салкын су белән юарга да, киптерергә. Аннары өстенә шикәрнең яртысын сибеп, согы бүленеп чыксын өчен 5-6 сәгатькә салкын урынга куярга. Бүленеп чыккан сокны аерым савытка агызырга һәм калган шикәр белән кушып, су өстәмичә генә кайнатып чыгарырга. Шул сиропка җиләкләрне салып, салмак утта, болгата-болгата әзер булганчы кайнатырга.

P.S. Җиләкне җыйган көнне үк кайнатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт