Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Баллы борыч үсентесен утыртабыз

Баллы борыч – җылы як культурасы. Шунлыктан җирдә туң катламы эреп, түтәлдәге туфрак тәмам җылынып җиткәнче, һаваның көндезге температурасы +20 +25 градус булганчы ачык грунтка чыгарып утыртмавың хәерле.

Әгәр ашыксак, тамырларына салкын тию сәбәпле, рассаданың гомуми үсеше тукталачак. Димәк, борыч уңышының шактый өлеше югалачак. Гадәттә кыраулар срогы узгач, июньнең 10нарыннан соң, тотрыклы җылы һава торышы күзәтелә. Шулай да борычлар өстенә дугалар бастырып куеп, тукылмаган материал тарттырып, япманы иртән ачып, кичкә ябып матавыкланырга туры киләчәк. Җылытылган парник яки ышанычлы теплицагыз булса, тәрәзә төбендә үстереп, балконда чыныктырылган үсентеләрне майның беренче атнасында ук күчерергә ярый.

Борыч үсентесе ике яфрак чыгаргач, пикировка ясап, һәрберсен аерым стаканга күчереп утырту отышлы. Түтәлгә утыртканда стаканны авыштырып, үзе үскән балчыгы белән күчергәндә, тамырлары зарарланмый, яңа урында ул тиз тернәкләнеп китә. Борычны стаканда үскәннән тирәнгәрәк утыртырга ярамый. Даими урынга күчергәндә аның тамыр муентыгын күмдермәү зарур. Түтәлдәге рәт аралары кимендә 60 см, ә үсенте аралары 25-30 см калса әйбәт. Таралып үсүче, озын буйлы гибридларның арасын тагын да иркенрәк калдырырга ярый. Борыч үсентеләренең тамырлары туфракның өске катламына таралып урнашканлыктан, үсентене көчле җилләр аударуы, ботакларын сындыруы ихтимал. Мондый хәл килеп тумасын өчен аларны казыкка бәйләргә кирәк. Моңа аеруча гибридлар мохтаҗ. Бер ояга, ара калдырып, ике үсенте утыртып, икесен бер казыкка бәйләргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев