Бәрәңгене кайчанга кадәр алып бетерергә кирәк?
Тәҗрибәле бакчачылар үз киңәшләрен бирә.
Бәрәңгене 25 августтан соң һәм сентябрь уртасына кадәр алып бетерергә кирәк. Коры, җылы көнне, туфрак температурасы 10 градустан ким булмаган чакта алыгыз. Яхшы бәрәңгеләрне начарларыннан аралагыз, ди тәҗрибәле бакчачылар.
Туфрак ябышкан булса, шунда ук чистартмагыз, кабыгы бозылмасын, юкса, бәрәңге чери. Башта бераз киптерегез, аннары туфракны коеп төшерегез. Бүлбеләрне караңгы, салкынча урынга – гаражга, сарайга, мунчага 2 атнага куеп торыгыз – бәрәңге кипсен, өлгереп бетсен.
Аннары бәрәңгене базга салырга була. Базда уртача температура 2-3 градус җылы булырга тиеш. Каты салкыннар башлангач, бәрәңгене салам, пычкы чүбе, капчыклар белән капларга кирәк.
Бәрәңгене агач тартмаларда саклау яхшы. Тартмалар арасында һава йөрсен өчен 10 см чамасы ара калдырыгыз, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев