Борыч ник чери?
Безнең бакча

Борыч ник чери?

Җимеш очы череге (вершинная гниль) чирен «эссе җәй авыруы» дип тә йөртәләр. Ул бакчада яки теплицада температура югары булганда килеп чыга.

Төп сәбәбе –  үсемлекне дым белән тиешенчә тәэмин итмәү, ягъни суны дөрес сипмәү. Туфракта кальций җитешмәү дә җимеш очы черегенә китерә ала. Азотлы ашламалар (тирес) күп керткәндә, үсемлек кальцийны үзләштерә алмый. Зарарланган борычларны өзәргә кирәк. 

1 чиләк суга 1 стакан көл кушып сибәргә була. Борычка кальцийлы селитра (10 литр суга 1 аш кашыгы) сиптерергә мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев