Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бәрәңге үстерә беләсеңме?

Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Шулай ук ул районда башка төр яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә һәм Чаллы шәһәренең бюджет оешмаларын тәэмин итә.

– Минталип әфәнде, быелгы кризис чорында бәрәңге бәясе бермә-бер арту сәбәпле, буш яткан бакчалар саны кими. Бүген кешеләр бакчаларыннан мөмкин кадәр күбрәк файда күрергә исәпли. Бәрәңге игү остасы буларак, үзегезнең кыйммәтле киңәшләрегез белән уртаклашыгыз әле. Бәрәңгедән яхшы, мул уңыш алыр өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

– Адәм баласының 15 сутый бакчасы бар икән, шуның өчтән бер өлеше бөтен гаиләсен туйдырырга җитә. Ә калган өлешеннән җыйган уңышны сатып, акча эшләргә була. Моның өчен мөмкинлекләр бар, ярминкәләрдә бушлай урыннар да бүлеп бирелә хәтта. Эшләргә генә кирәк. Тора-бара үзебезнең кооперативта да шәхси бакчачыларның продукциясен күпләп алып, сатып, аларга акчасын кайтару шартларын булдырырбыз дип торабыз.

Уңыш мул булсын дисәгез, орлык сайларга өйрәнегез. Беренче чиратта бәрәңге сәламәт булырга тиеш. Күп кеше бәрәңгене икегә ярып утыртырга ярыймы дип сорый. Киңәш итмим. Бөтен булса яхшырак. Әгәр орлыкка дигән бәрәңге аз икән, бу очракта икегә ярып, көл сибәргә кирәк. Көл – авырулардан, бактерияләрдән саклаучы чара. Орлыкка дигән бәрәңгене алдан чыгарып, 1-2 атна ачык һавада күзәнәкләндерергә кирәк. Кояш нурларыннан ул хлорофилл ала. Ә бу үз чиратында күзәнәкне ныгыта һәм бәрәңге яхшы тамыр җибәреп, нык сабаклы булып үсәчәк. Ультрашәмәхә нурлар орлыкның төрле авыруларын бетерә. Кояш астында ятканнан соң аны утыртырга да була. Әмма күгәрүдән, бактерияләрдән саклар өчен махсус препаратлар –Эместо Квантум, Максим, Престиж дарулары белән зарарсызландырсагыз тагын да яхшырак. Инсектицид бәрәңгене бәҗәкләрдән саклый. Без моны складта чакта ук эшлибез. Безнең бәрәңгегә колорадо коңгызы да, башка бөҗәкләр дә төшми.

– Туфракны чәчүгә ничек әзерләргә кирәк?

– Орлыкны ничек әзерләгән булсак, җирне дә шулай. Чөнки туфракта бик күп төрле авырулар, бактерияләр була. Түбән Камада махсус лаборатория бар. Анда туфракның составын ачыклап бирәләр. Без үзебезнең туфракны да, бәрәңге, кишер, чөгендер үсентеләрен дә Казанда «Россельхозцентр»да тикшертәбез. Туфракта азот, фосфор, калий һәм башка туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булса гына уңыш мул була.
Туфрак уңдырышлы булсын өчен көздән җиргә горчица, рапс чәчеп, 30 сантиметр биеклеккә җиткәч, аны мотоблок ярдәмендә тапап, туфрак белән бутасаң да яхшы.

– Бәрәңгенең кайсы сорты тәмлерәк?

– Алар бик күп. Берничәсен генә атап үтәм.  Гала сорты – сары бәрәңге, халык аны ярмалы дип йөртә. Башка сортларның крахмалы 12-13 процент булса, ярмалы бәрәңгедә ул 18-19 процент. Гала бәрәңгесе озаграк саклана да әле. Бүгенге көндә инде без бу сортны сатып бетердек. Августта тагын сатачакбыз. Орлыкка дигәнен киләсе язга кадәр базда да саклый аласыз.
Кызыл бәрәңге бирүче Розара сорты күзләргә файдалы. Сугыш елларында бу сортны немецлар очучыларга ашата торган булганнар. Бу сорт шәхси бакчаларда үстерү өчен яхшы вариант. Ароза – кызыл уңыш бирүче тәмле, корылыкка чыдам сорт. Зекура сортының бәрәңгесе мул. Болар озак саклана торган, безнең климатка яраклы сортлар. 

Сүз уңаеннан, бәрәңге үстерү турында тагын моннан да укый аласыз. 

1. Минталип Миңнеханов: "Бәрәңгене тирән утыртсагыз, аңа салкын тиячәк"

2. Бәрәңгене утыртканнан соң ничек карарга?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев