Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Минталип Миңнеханов: "Бәрәңгене тирән утыртсагыз, аңа салкын тиячәк"

Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Шулай ук ул районда башка төр яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә һәм Чаллы шәһәренең бюджет оешмаларын тәэмин итә. Минталип Исмәгыйлевичтан бәрәңге утырту турында һәм дарулар куллану турында сораштык.

- Уңыш мул булсын дисәгез, орлык сайларга өйрәнегез. Беренче чиратта бәрәңге сәламәт булырга тиеш. Күп кеше бәрәңгене икегә ярып утыртырга ярыймы дип сорый. Киңәш итмим. Бөтен булса яхшырак. Әгәр орлыкка дигән бәрәңге аз икән, бу очракта икегә ярып, көл сибәргә кирәк. Көл – авырулардан, бактерияләрдән саклаучы чара. Орлыкка дигән бәрәңгене алдан чыгарып, 1-2 атна ачык һавада күзәнәкләндерергә кирәк. Кояш нурларыннан ул хлорофилл ала. Ә бу үз чиратында күзәнәкне ныгыта һәм бәрәңге яхшы тамыр җибәреп, нык сабаклы булып үсәчәк. Ультрашәмәхә нурлар орлыкның төрле авыруларын бетерә. Кояш астында ятканнан соң аны утыртырга да була. Әмма күгәрүдән, бактерияләрдән саклар өчен махсус препаратлар –Эместо Квантум, Максим, Престиж дарулары белән зарарсызландырсагыз тагын да яхшырак. Инсектицид бәрәңгене бәҗәкләрдән саклый. Без моны складта чакта ук эшлибез. Безнең бәрәңгегә колорадо коңгызы да, башка бөҗәкләр дә төшми.

– Ул даруларның кешегә зыяны тимиме?

–  Әлбәттә инде, бу даруларны саклану чараларын истә тотып кулланырга кирәк. Без аларны орлыкны утыртканчы ук кулланабыз бит. Шуның өчен үсәчәк бәрәңгегә зыяны тими. Уңышы да зарарсыз була. Бәрәңге 3-4 ай үсә әле. Бу вакыт эчендә дарулар чыгып бетә.

– Бәрәңгене җиргә тирән утыртыргамы? 

– Климатка карарга кирәк. Яз соң килеп, җир салкын булса, өскәрәк утырталар. Тирәнрәк утырткач, аңа салкын тия. Җирнең җылылыгын тикшерү өчен орлык чәчәсе урынны көрәк белән казып аласың да, тиз генә термометр куеп, туфрак белән томалыйсың. Бераздан термометрны карыйсың, җылылыгы 8 градустан түбән булса, җир салкын, утыртырга иртәрәк дигән сүз. Туфрак җылынганны көтәргә, шул ук вакытта дымлылыгын да истән чыгырмаска: бакчаны яз көне яхшылап тырмалап чыгу яхшы. Технология буенча бәрәңге орлыгы җир сөрелгән тигезлектән 6-8 сантиметр тирәнлектә утыртыла. Рәтләрен көньяктан төньякка, төньяктан көньякка таба юнәлтергә кирәк. Болай эшләгәндә бәрәңгеләр бер-берсен корылыктан, кояш нурларыннан, кызу температурадан саклый.  

Сүз уңаеннан, бәрәңге утырту турында монда да язган идек. 

1. Бәрәңге үстерә беләсеңме?

2. Бәрәңгене утыртканнан соң ничек карарга?

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев