Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Гөл үстерүчегә киңәшләр

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урынын алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә, гөлнең тамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәгез, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев