Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Гәрчич ник кирәк?

Җәйнең икенче яртысыннан бакчада түтәлләр бушый башлый – иң беренче сарымсак, аннан суган җыеп алына. Ул урыннарга сидерат культуралар чәчә башлагыз.

Гәрчич –әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан берьеллык үсемлек. Ул җирне органик мтдәләргә, азот, микроэлементларга баета, туфракны көпшәкләндерә, гөмбәчекләр һәм зарарлы бактерияләр үсешен тоткарлый, чүп үләннәрен кысрыклый. 

Гәрчич 15-20 см үсүгә, чабып, җирен казырга кирәк. Үсемлек сабаклары шунда туфрак белән күмелә, анда чери, ашлама була. Көз азагына кадәр үсеп җитәргә өлгермәсә, шул килеш калдырырга да ярый, язга кадәр ул таркалып бетәчәк. 

Чәчү өчен 1 кв. м га 1 десерт кашыгы (4-5 гр) орлык кирәк. Җирне казып тырмаларга һәм орлыкларны тигез итеп чәчәргә кирәк. Өстенә туфрак сибеп яки тырма белән тигезләп күмәргә. 

Фото: moefermerstvo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев