Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Яшелчәләргә күршеләрен дөрес сайлагыз

«Яхшы күрше – ярты бәхет», – диләр. Бу кешеләргә карата гына түгел, үсемлекләр өчен дә дөрес әйтем.

 Күршене дөрес сайлаганда уңышны арттырырга, культураны корткычлардан һәм авырулардан сакларга мөмкин.
Күршесендә сельдерей үскәндә кәбәстә җир борчасыннан зарарланмый. Укроп аны күбәләк корты һәм гөбләдән саклый, ромашка һәм бөтнек күбәләкләрне куа. 

Бакча җиләге фасоль, сарымсак, салат, суган, редис, торма, чөгендерне үз итә. Җиләкнең төп дошманы булган лайлач әкәм-төкәмне куу өчен рәт араларына петрушка чәчегез. 

Помидорны суган тирәсенә урнаштырырга була. Әмма яшел кыякка үстерелгән суган яхшырак, чөнки томат, тиз үсеп китеп, күршесен томалый башлый. 

Баклажан фасоль янында яхшы үсә, ул күршесен колорадо коңгызыннан да саклаячак. 

Бәрәңге шпинат, кәбестә, редис янында яхшы үсә. Бәрхет чәчәк, настурция бәрәңгене колорадо коңгызыннан, сарымсак фитофтороздан саклар. 

Суган кишер белән дус. Алар бер-берсен кортычлардан яхшы саклый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев