Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Илдус Абдуллиннан помидор үстерү серләре

Утыртканчы ук мин помидорның орлыгын марганцовка эремәсендә тотып, чиста су белән чайкатам. Ике сәгать җилләткәч, сортларын язып, 12 сәгать аерма белән бер ай дәвамында туңдыргычның иң өске катында чыныктырам.

Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр – туңдыргычта, ә инде кичке 6дан иртәнге 6га кадәр бүлмәнең кояшсыз ягында тотам. 1 мартта һәр сортны аерым тартмаларга чәчәм, тишелеп чыкканчы пакет белән өстен томалыйм, ике чын яфрак чыккач, аерым савытларга күчереп утыртам, суны кирәгенчә сибәм. Аерым савытларда үскән үсентене көннең теләсә кайсы вакытында урамга чыгарып утыртып була. Күчереп утыртуны җиңел кичерә. Бу – аның өстенлекле ягы. Түтәлдә үскән помидор үсентеләрен исә бары тик кояш сүрелгәч яисә көн болытлы булганда утырту отышлы. Помидорны кояш күп карый торган урынга утырту сорала. 

Ел саен урынны алыштыру мәҗбүри. Суны 1-2 көнгә тапкыр бер үк вакытта һәм җитәрлек күләмдә сибәргә кирәк. Помидор үсә барган саен, суга мохтаҗлык булмаска тиеш. Помидор үскәндә, су сибү сирәкләнсә, җимешләре үсүдән туктый. Су сибү белән тиз генә үсә башлый һәм ярыла. Суны бары тик төбенә генә сибәргә кирәк.

Утыртып 15 көн үткәч, 1 мәртәбә тирес суы белән ашлыйбыз. Икенче ашлау – кабат 15 көннән. Өченчесе дә 15 көннән кабатлана. Бу уртача зурлыктагы һәм соң кызара торган сортлар иртә җитешсен өчен кирәк. Помидор уртача зурлыкка җиткәч, ат тиресе эремәсе белән ашлыйбыз. 10 литр ат тиресен, суга салып, 3 көн әчетәбез. 10 литр суга 1 литр әчетке кушып, һәр помидорга 1 литр сибәбез.

«Москвич», «Ямал», «Монгольский карлик» сортларының ян-як үсентеләренә тиясе түгел. Яздан ничек утыртылган, шулай үсә, уңыш бирә.

Калган сортларның аскы яфракларын өзеп, шулай ук ян-як үсентеләрен вакытында алып барырга кирәк. Алмасаң, помидоры булмый. Булса да вак була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев