Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Июньдә бакча эшләре: кура җиләген ашлыйбыз, чүп утыйбыз, бәрәңге төбен өябез

Көтеп алган җәй дә килеп җитте. Елның бу фасылы – бакчачыларның урак өсте. Яңгырдан соң түтәлләрне чүп үләннәре баса, утырткан яшелчәләргә су сибәргә һәм колорадо кыңгызы кебек корткыч бөҗәкләрне дә юк итәргә кирәк.

Тәҗрибәле бакчачы Халидә Максутова кура җиләген чәчәк атканда ашламалый икән. «Июнь уртасына кадәр кураның 70 сантиметрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, болай иткәндә ул ботаклана. Өстәмә ботаклар киләсе ел уңышын арттырачак», – ди Халидә ханым. 

Июньдә бакчада төрле корткычлар барлыкка килмәгәнме яки чирләр баш калкытмаганмы икәнен күзәтеп тору зарур.  Әгәр ончыл чык авыруы барлыгын сизсәгез, карлыган һәм крыжовникның зарарланган ботакларын кисеп алып яндырыгыз. Әгәр дә чир бик нык таралса, махсус препаратлар белән эшкәртегез.

Бу айда иң мөһим эшләрнең берсе – чүп утау. Туфракны даими йомшарту дымны саклый, кислород белән баета, чүп үләннәрен бетерергә булыша. Яңгыр яумаганда яшелчә культураларына, җиңелчә ашламалар белән чиратлаштырып, даими су сибәргә кирәк. Бу чорда төрле чирләр һәм корткычлар активлаша, аларны кул белән җыеп яки махсус хәвефсез препаратлар белән эшкәртеп торырга кирәк.

Июньнең икенче яртысында бәрәңгенең төбен өяргә кирәк. Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар үсентене җиргә каплап күмә. Чөнки ике-өч көннән туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып торачак һәм тизрәк үстерәчәк.

Кыраулар төшү куркынычы узганнан соң, ачык туфракка карбыз, кавын, ташкабак, кабак, помидор үсентеләре һәм кыяр утыртырга була. Шулай ук көзге сорт кәбестә, кышкы торма, кызыл чөгендер һәм саклауга салыначак кишер чәчелә.

Фото: https://www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев