Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Калмия авылыннан Фирдания апа тәрәзә төбендә кыяр үстерә

«Бөтен кешегә җитә: балаларга да, үзебезгә дә, хәтта күршеләргә дә», - ди ул.

Тукай районы Калмия авылында яшәүче Фирдания Галимҗанова тәрәзә төбендә кыяр үстергән. 17 мартта беренче кыярларны өзеп ашаганнар инде. Уңган-булган авылдашы турыда безгә редакциябезнең дусты, мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова язып җибәрде. 

– Фирка дип йөртәбез без Фирданияне. Бар күршеләргә ярдәм итәргә әзер кеше ул! Әле менә кер юу машинамның каешы ычкынган иде, шуны бергәләп сүтеп, икәү кигертеп куйдык. Бар эшкә җиң сызганып ябыша, менә шушы урында тегү машинасы эшләми әле дисәң, шундук кулланучылар китабын табып, момент көйләп бирә. Бакчадагы яшелчәләре, җиләк-җимешләренең күплегенә исең китәрлек. Чәчәкләр, гөлләр дә үстерә. 
Фиркабыз бар нәрсәне җиренә җиткереп эшли, чисталык ярата. Самолет бирсәң, аны да иярләячәк – шундый кыю, курку белмәс, тырыш ханым ул безнең, – дип сөйләде авылдашы, ахирәте турында Ләйсирә Зәкиевна.

Фирдания ханымның үзе белән дә элемтәгә чыктык. 

– Кыярларымны 2 февральдә үк утырткан идем инде. Инде беренче ел гына түгел, шуңа да кайчан һәм ничек утыртасын белеп эшлим. Елдагыча кыярның «Балконный», «Кураж», «Саунд» дигән сортларын сатып алдым. Орлыкларны 3 литрлы махсус савытларга чәчтем, алар өстенә махсус фитолампалар да куйдым. 17 мартта беренче кыярны өзеп ашадык. Хәзер инде шактый булды! Бөтен кешегә җитә: балаларга да, үзебезгә дә, хәтта күршеләргә дә. Бик тәмле сусыл сортлы кыярлар була! 

Эксперимент өчен генә дүрт төп помидор да утыртып караган идем. Аллаһның рәхмәте, инде алар да чәчәккә күмелде. Озак тормас, помидорлары да барлыкка килер дим. 

Яз-җәй гел бакчада инде без. Әле менә стаканнарга утырткан борычларым бар, аларны да күчерәсе булыр. Теплицаны да карап, чистартып куясы. Шуны да әйтәм: карбыз белән кавынны да сатып алган юк безнең! Бакчада үстерәбез. Үзеңнеке үзеңнеке инде, натуральный! Бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, – диде безгә Фирдания Галимҗанова. 

Ләйсирә Сәхибҗанова фотосы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев