Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Карлыган бөрчәсеннән ничек котылырга?

Карлыган куакларын иртән, яисә кич белән җилсез вакытта эшкәртергә кирәк.

Быел күп кешеләр карлыган яфракларында кызыл шеш барлыкка килүдән зарлана. Димәк, куакларга бөрчә ияләшкән. Бу корткыч бик куркыныч һәм вакытында эшкәртелмәсә, ул булачак уңышны югалтуга һәм үсемлекләрнең үлеменә китерергә мөмкин.

Түбәндәге рецептлар ярдәме тиячәк:

- ун литр суда өч аш кашыгы чәй содасы эретегез; карлыганның яфрак асларын эшкәртергә тырышыгыз, бөрчә нәкъ шунда.

Ромашканы сыек сабын белән кушып эшкәртү дә бик яхшы ярдәм итә.

- 1 литр кайнап торган сугга 200 грамм ромашка чәчәге салабыз һәм бер көнгә төнәтергә куябыз;

- икенче көнне аны сөзеп 10 литр суга салабыз һәм 1 аш кашыгы сыек сабын кушабыз. Әлеге сыекча яфракларның аскы ягына эләгерлек итеп сиптерәбез. Бер куакка 1 литрга кадәр сыекча кулланыла.

Сезонга өч тапкыр шулай дәваларга кирәк булачак. Карлыган куакларын иртән, яисә кич белән җилсез вакытта эшкәртергә кирәк.

https://omet-rb.com/
Фаткуллин Рәдиф, фото:botanichka.ru

 

https://omet-rb.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй