Карлыган, кура җиләге, крыжовник куакларын тукландыру
Тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина киңәшләре.
- Җиләк-җимеш куакларын, чия, слива, алма агачларын тукландыру өчен җайлы гына бер ысул курсәтәм. Моның өчен монокалий фосфат препаратын кулланабыз.
10 литр суга 2 аш кашыгы препарат алына. Яхшылап болгатабыз. Алдан су сибеп куйган куак төпләренә 2шәр литр, агач төпләренә (зурлыгына карап) яртышар, берәр чиләк салабыз.
Ашланган җир генә аш бирә. Тукландыргач агач-куаклар ныгый. Авыруларга, корткычларга каршы торучанлыгы да арта, – дип аңлата ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев