Кәбестәне корткычлардан ничек сакларга?
- Кәбестәне корткычлардан саклауның бер-ике ысулын язып китим әле, - дип яза безгә тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллна.
- 5 л суга 40 г нашатыр спирты, 2 аш калагы сыек сабын кушып, яфраклары юешләнерлек итеп сиптерәсе.
Яки - 3 л суга 1 савыт аптека валерьянкасы,1 аш калагы сыек сабын кушып, яхшылап болгатып, шуны сиптерәсе.
Бу эшләрне кич яки иртүк башкарасы. Кызу кояш яктысында корткычларны агуларга да, тукландыру эшләрен дә башкарырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев