Кишер белән чөгендерне кайчан аласы?
Алар -2 градуска кадәр чыдый.
Идел буе федераль округында кишер белән чөгендерне алуның оптималь вакыты – сентябрь азагыннан октябрь башына кадәр, ди белгечләр.
Һава торышына карарга кирәк – иртән һәм кич температура +4..+6 градус булса, кишер белән чөгендерне алырга кирәк. Алар -2 градуска кадәр чыдый. Ләкин салкынны көтеп тору кирәкми, уңыш өшергә мөмкин.
Яңгыр яуганын да көтмәгез, дымлы туфрактан алмау хәерле. Юкса кишер белән чөгендер яргалана башлар.
Яфракларга карап та кайчан аласын ачыклап була. Аскы яфраклары саргаеп, шиңсә, чөгендерне дә, кишерне дә алырга булаә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев