Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыярның кайсы сортлары аеруча күп уңыш бирә?

Орлык җитештерүчеләр яшелчәләрнең шулкадәр күп сортларын тәкъдим итә, кайсын утыртырга да белмәссең.

Билгеле булуынча, сортлы яки гибрид кыярлар була. Сортлыларын бер төрдәге үсемлекләрне генә катнаштырып алалар, ә гибридлар (пакетта F1 маркировкасы була) ике төрне берләштерү нәтиҗәсендә чыгарыла.

Кыярның барлык төрләре дә ике зур категориягә бүленә: теплицада үстерү өчен һәм ачык туфракта гына үсә торганнары. 

Шулай ук алар иртә, соң һәм уртача өлгерү чорына да бүленә. Һәр төрнең үз өстенлекләре һәм кимчелекләре, үзенчәлекләре бар, дип яза https://alluki.ru

Теплица өчен югары уңыш бирә торган кыяр сортлары:

Мурашка F1, Матильда F1, Зозуля F1, Адам F1, Алекс F1, Апрельский F1, Зятек F1, Емеля F1, Орфей F1, Артист F1, Бенефис F1.

Ачык туфракта югары уңыш бирә торган кыяр сортлары:

Альянс F1, Орфей F1, Задор F1, Герман F1, Бочковой F1, Патти, Королек, Апрельский, Стелла, Престиж.

Кыярның иртә уңыш бирә торган сортлары:

Алтайский ранний 166, Боровичок F1, Амур F1, Меренга F1, Анзор F1, Кроха, Зозуля, Каскад, Конкурент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев