Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыяр мул уңыш бирсен дисәгез...

Кыярдан мул уңыш алырга теләсәгез, әлеге тукландыру чараларын куллана аласыз.

Кыяр ипи катыларын җебетеп, ачытып сипкәнне үз итә.

10 литрлы чиләкнең өчтән икесенә арыш ипие турап салып, су тутырып 1 атна төнәтеп сибәбез. Кыяр түтәлен әйбәтләп сугарганнан соң, юеш туфракка тузанлатып агач яки үлән көле сибеп җибәрергә ярый. 5 литр суга 10 аш кашыгы көл салып 10 көн төнәтеп сибү тагын да отышлырак.

Шулай ук кыяр чүпрә төнәтмәсен дә үз итә. 10 грамм коры чүпрәне 10 литр җылы суга салып, шуңа 2 аш кашыгы шикәр комы өстәп ике-өч сәгать кояшлы урында тотып, 1:5 нисбәтендә су белән сыеклап сибүчеләр бар.

Фото: 7ogorod.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча уңыш җәй