Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Кыяр үстерә беләсезме?

Җәйне Ильбухтино авылындагы бакчасында үткәрүче шәһәрдәшебез Халидә Максутова кыярлар үстерергә өйрәтә.

- Кыярлар түтәлдә үскәндә 5-6 яфрак барлыкка килгәч, аларның үсү нокталарын өзегез, бу ян сабаклар үсеп китүгә булышлык итәчәк (аларда уңыш бирә торган ана чәчәкләр күбрәк була). Әгәр дә ян-яктагы сабаклар артык күбәеп китсә, сирәкләгез. Минемчә, кыяр күп су ярата дигән сүзләр дөрес түгел. Чөнки артык дым һәм сабаклар куеру черүгә китерә. Шулай ук түтәлне даими йомшартып торыгыз. Ләкин кыяр тамырлары бик өстә урнашкан, аларны зарарлаудан сак булыгыз. Туфракны компост, агач чүбе һәм чапкан үлән белән мүлчәләү файдалы. Әгәр туфрак бик тыгыз икән, тамырлар һавасыз тончыгачак, шуңа күрә берничә урыннан сәнәк белән җирне 15 сантиметр чамасы тирәнлектә тишкәләп куегыз.

Фото: https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев