Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидорларда – «вершинная гниль»

Моннан ничек котылып була?

– Бу вируслы булмаган авыру үсемлеккә кальций җитмәгән очракта, һава торышы килешеп бетмәгәндә яки калийлы ашламалар (көл) артыграк сибелгән булса килеп чыга. Бу бәладән котылу өчен кальцийлы селитра ярдәмгә килә.
Яфракларына сиптерү өчен 10-15 грамм кальцийлы селитраны 10 литр суда эретәбез. Төбенә сибү өчен 10 литр суга 2 грамм кушып, 1 төпкә 5 литр исәбеннән су сипкән кебек сибәбез. Шулай ук 10 литр суга 1 аш кашыгы ашлама кушып, яхшылап су сипкән төпкә 0,5 литр салып чыгабыз. Файдалырак булсын өчен ике ысулны да кулланырга ярый, – дип уртаклаша тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев