Помидорны кайчан җыярга?
Безнең бакча

Помидорны кайчан җыярга?

Ачык грунтта үсә торган помидорны төнге температура +5 градуска төшүгә җыярга кирәк. Урта полосада бу, гадәттә, август урталарына туры килә.

Салкынга эләккән, даими рәвештә яңгыр астында утырган помидор авыруга бирешергә, чери башларга мөмкин. Шуңа да аларны җыеп алып, коры урынга куярга киңәш ителә. Аларны тизрәк кызартасыгыз килсә, янына берничә кызылын куегыз. Тиз кызармасын дисәгез, көн саен кызара башлаганнарын җыеп торырга кирәк. 

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев