Помидорны тизрәк өлгертү өчен нишләргә?
Безнең бакча

Помидорны тизрәк өлгертү өчен нишләргә?

Яфракларына су тидермәскә тырышырга кирәк.

Томатларга даими рәвештә, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Суны куак төбенә, тамыр астына сибәргә кирәк, яфракларына тидермәскә тырышырга кирәк. Шулай ук сезонга ике-өч мәртәбә булса да томатларның төбен йомшарту мөһим.

Гадәттә, томат куагында, чәчәкле беренче ботак астында ян үсентене (пасынок) калдырып, ике ботак формалаштыралар. Калган ян үсентеләрне алалар. Ян үсентеләрдән арындыруны, аларның 4-5 см дан артык үсеп китүен булдырмыйча, даими рәвештә һәр 7-10 көн саен башкарырга кирәк.

Фото freepik.com сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев