Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Рәфисә Әхмәтова: «Ел саен 150 төп помидор утыртабыз»

Бакчачы мул уңыш серләре белән уртаклашты.

Тукай районы Теләнче-Тамак авылыннан Рәфисә Әхмәтова ел саен күпләп яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә. Бүген аның нинди генә үсентеләре юк.  

– Орлыкларны март башыннан чәчә башлыйм. Һәр сортны аерым савытларга чәчәм. Нинди сорт, кайчан утырттым, кайчан су сибәргә – онытмас һәм бутамас өчен барысын да язып, билгеләп куям. Яшелчәләрнең сортларын төрләндерергә яратам. Күбрәк үзем калдырган орлыкларны кулланам. Үсентеләрне бик яратып карыйм. Аларга да мәхәббәт кирәк. Бары тик шул вакытта гына яхшы уңыш өмет итеп була. 

Гадәттә, ел саен 150 төп помидор, 15 төп болгар борычы, 30 төп кыяр, күп итеп кабак, 10 төп карбыз, кавын, ташкабаклар үстерәм. Яшелчәләрнең дә мин ярата торган фаворит сортлары бар. Помидорларның ел саен «Бычье сердце», «Лампочка», «Черный принц», «Розовый гигант», «Чио-чио сан» дигән сортларын утыртам. Башка төрлесе очраса, кызыгам да, анысын да алам. Кыярларның иң әйбәт сортлары – «Кураж», «Герман», «Изумрудный поток», «Теща», «Зять», «Маша». F1 гибрид дигән кыяр да бик яхшы була. Болар арасында салатка турап ашый торган сусыллары да, тозлый торганнары да бар. 

Ишле гаиләбез ташкабакны да бик ярата. Җәй көннәрендә турап, бераз тоз сибеп тотып торабыз да, шуны ике яклап кыздырып алабыз. Өстенә бакчадан өзеп кергән кечкенә помидорларны тезеп куясың да – шуннан да тәмлесе булмый. Гадәттә ташкабакның «Зебра», патиссонның «Копейка» сортларын утыртабыз. 

Инде менә җиде ел рәттән үзебез үстергән карбыз («Сахарные уста», «Огонек» сортлары) һәм кавын («Казачка» сорты) белән дә сыйланабыз. Ашламаларга килгәндә, үзебезнең черемәне кулланабыз, утын көле дә бик файдалы була. Гаиләбез, туган-тумачалар бергә җыелып, шул үстергән нигъмәтләребез белән сыйланабыз, – ди Рәфисә Әхмәтова.  

Алсу Гобәева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев