Үсентеләрне тукландыру өчен җиңел ысул
Безнең бакча

Үсентеләрне тукландыру өчен җиңел ысул

Беренче тукландыруны үсентеләрне кучереп утырткач 10-14 көн узгач эшләргә кирәк.

"Бакчачы Рәмзия" буларак танылган блогер Рәмзия Әхмәдуллина мул уңыш алу серләре белән уртаклашты. Аларны даими рәвештә сезнең игътибарга да тәкъдим итеп торырбыз. Беренче киңәше гади генә ысул белән үсентеләрне тукландыру чарасы хакында булыр. 

“Беренче тукландыруны мин үсентеләрне кучереп утыртып 10-14 көн узгач эшлим.  Аларга бражка ясап сибәм.
Аны әзерләү өчен 3 литрлы банкага, тутырмыйча гына (әчергэ урын калсын дип) җылы су салам. Шуңа 1 бармак (100 гр) чи чүпрә, 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып болгатам.  Әлеге сыеклыкны 1 тәүлек җылы урында тотам. Аннары алып, 10 л суга 1 л шушы сыеклыкны кушып, бер төпкә 1 л сибәм. Алдан су сибү кирәген дә онытмыйбыз инде”, - ди Рәмзия ханым.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча уңыш җәй

Нет комментариев