Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Сентябрьдә эшләп кал

* Помидор һәм биек булып үсә торган башка культураларны бәйләп куя торган таякларны киләсе елда да кулланырга ярый. Тик сезон тәмамланганнан соң, аларны 10 процентлы бакыр купоросы эремәсендә эшкәртеп һәм киптереп куярга кирәк. Бу – киләсе елда үсемлекләрнең авыруга бирешүеннән саклар.

* Авыр балчыклы, кәсле туфракны көздән казып калдыру мәҗбүри. Бу аның структурасын яхшыртырга ярдәм итә. 
* Бакчада фитофтороз таралмасын өчен, помидорны җыеп алганнан соң сабакларын яндырыгыз һәм ул урынны көздән яхшылап казып калдырыгыз. 
* Яктылык помидорларны тизрәк кызартырга ярдәм итә. Караңгыда помидор акрынрак, әмма тигезрәк кызара. 
* Яңа елга гиацинт һәм нәркисләр чәчәк атсын өчен сентябрь башында суганчаларын аерым чүлмәкләргә утыртырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев