Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Тәрәзә төбендә лимон үстерә

КФУ укытучысы, шәһәрдәшебез Эльвира Әбдрәшитова тәрәзә төбендә лимон үстерә. «Лимонлап чәй эчтек. Хуш исе бөтен өйгә таралды. Лимон үстерү – матур да, файдалы да шөгыль», – ди ул.

Уңган хуҗабикә әйтүенчә, 200 граммлы лимон үстерүнең бер авырлыгы да юк. Әлләни чыгымнар да таләп итми. 

– Моннан 2 ел элек улым сыйныфташлары белән лимонарийга экскурсиягә барган иде. Шуннан миңа үсенте алып кайтты. Аңа кадәр дә лимон үстерә идем, әмма ул чәчәк атты, җимеш бирмәде. Ә улым алып кайтканы ялтыравыклы яфраклары белән өебезне бизәп кенә калмады, уңыш та бирде. Икенче тапкыр уңыш алдык инде. Әлегә берәр лимон гына. Әлеге цитрус үсемлеге сабырлык сорый. Лимон 9 айда гына өлгерә бит, – ди Эльвира ханым. 

Лимон үскәч, уңган хуҗабикә ботаклар сынмасын өчен җимеш астына тартма куя. Аңа гөлләргә сипкән кебек, бераз торган җыламса су сибә, елына бер тапкыр махсус ашлама кертә. 

Лимон өлгергәч, гаилә белән тәмләп чәй эчәләр. «Кибеттә сатыла торган лимон белән чагыштырырлык та түгел инде. Минем лимонның кабыгы калын түгел, ә тәме искиткеч», – ди ул. Хәзерге вакытта лимонда бер җимеш тә юк. Хуҗабикә бераз ял иткәч бәлки күбрәк уңыш бирер дип өметләнә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылар