Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Тукай районы эшмәкәре: «Көненә 300 кг кыяр җыеп алган чак та бар»

Күпләп кыяр үстерүче белән аралаштык.

– Без унбиш еллап кыяр үстерү белән шөгыльләнәбез. 25 сутый җиребездә зур теплица бар. Аның озынлыгы – 100, киңлеге 25 метр, – дип сөйли бу төр кәсеп белән шөгыльләнүче Анжела Идкаева.

Алар яшелчәне Тукай районы Кызыл Байрак авылында үстерәләр.

– Орлыкларын январь ахырында чәчкән идек, февраль уртасында ачык грунтка күчердек. Беренче кыярларны 8 Март бәйрәме алдыннан җыеп алдык. Кайбер көнне 100 кг, ә кайвакыт 300 кг кыяр да җыеп алган бар. Бу безнең сезонлы эш – май аеннан сентябрьгә кадәр сату итәбез. Үзебезнең клиентлар базасы тупланган. Кыярларны көтеп торалар, – ди ул. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев