Үсентеләрне дөрес итеп ашлагыз
Безнең бакча

Үсентеләрне дөрес итеп ашлагыз

Киңәшләре белән тәҗрибәлое бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина уртаклаша.

Үсентеләрне күчереп утыртканчы ашларга кирәкми. Чөнки туфракның ашы әлегә аларга җитә. Күчереп утырткач, 10-12 көннән ашлама сибәргә кирәк була. Ашламаларны иртәнге якта, дымлы җиргә сибү дөресрәк була. 2 атна саен кабатларга кирәк. Мин «Здравень», «Биогумус» (сыегы) кебек әзер ашламалар, йод, перекись водорода кулланам. Әзер ашламаларны ничек сибү тәртибе аның кабында язылган була. Йодны 3 литр суга 1-2 тамчы кушып сибәсе. Перекись водороданы 1 литр суга 2 аш кашыгы салып сибәсе. Перикисьне үсенте үсә алмый тилмереп, туфрагы катып утырганда, кечерәк вакытта сибәргә кирәк. Алар шулай хәлләнеп китәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев