Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Балачакларын сагынырлар әле...

Җәүдәт Харисовның балачак хатирәләре.

Безнең бакчачылык ширкәте юлында еш кына әти-әниләре, әби-бабалары белән бакчага ял итәргә килгән балалар да уйный. Самокатта, велосипедта җилдерәләр, үзенә күрә капка куеп футбол да уйнап алалар, йөгереп бакча урамнарын урыйлар. Кайчак кайсыларыдыр бакча эшләре өчен көйләнгән корыто да алып чыгалар. Корыто тәгәрмәчле җайланмага урнаштырылган. Балалар бер-берсен корытога утыртып чабалар.

Шуларны күргәч, минем дә балачак мизгеле искә килеп төште. Безнең бакча артындагы чишмә суы ага торган ерганакны да яз көне буып, буа ясыйлар иде. Без, бала-чагалар, хуҗалыгыбыздагы корытоларны буа янына алып төшеп, шуларга утырып, буада йөзеп рәхәтләнә идек. Безнең өчен көймә ролен үтәде инде ул корытолар.

Бакча юлында корытога утырып йөрүче балаларны күреп, түзмәдем, яннарына чыгып фотога төшереп алдым әле. Кайчан да булса алар да шушы вакытларын искә төшереп, балачакларын сагынырлар әле.

Җәүдәт Харисов

Фото Җәүдәт Харисовтан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев