1 апрель 2022 яңалыклары
-
37нче мәктәпнең беренче директоры Людмила Михайловна Кутилованы туган көне – олы юбилее белән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле Людмила Михайловна! 85 яшь тулуга карамастан, Сезнең саф акылыгыз, ныклы хәтерегез кемне генә сокландырмый! Исәнлек-саулык, тән сихәте, озын гомер, шатлык-бәхет телибез Сезгә, хөрмәтле кешебез!
-
Суган утырту
Суганны утыртыр алдыннан аны киптереп, атна буе 20-25 градуста тотарга кирәк. Шуннан соң өч сәгать тозлы суда тоту мөһим – бер литр суга 1 аш кашыгы тоз кирәк.
-
Айдар Нуриев: «Җиңүгә ирешү бик авыр булды»
«Шәһри Чаллы» игълан иткән «Китап укыйк» конкурсы ике атна дәвамында бик актив барды. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә барысы 12 кеше катнашты. Иң күп тавыш җыеп, конкурста шәһәрдәшебез Айдар Нуриев җиңде. Аңа язучы Зифа Кадыйрованың култамгасы белән «Яраларым белән яратырмын...» дигән китабын бүләк иттек.
-
«Аккош җыры» алда булачак!
«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә ремонт башлануы турында укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Берничә ай дәвамында эш бүлмәләре танымаслык булып үзгәрде, яңа җиһазлар кайтарылды. Шуны да искәртәбез, июнь аеннан бирле Чаллыда нәшер ителүче «Татмедиа» АҖ татар басмалары – «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» һәм «Мәйдан» журналы «Шәһри Чаллы» редакциясенә берләште.
-
Социаль пенсияләр артачак
Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә башкарыла.
-
Фоат Закиров: «Агачтан әйберләр ясап рәхәтлек алам»
Шәһәрдәшебез Фоат Закиров туган ягының гына түгел, Чаллының да горурлыгы. Аның «алтын» куллары искиткеч матур әйберләр ясый иҗат итә. Фоат абый агачтан мәчет, борынгы йорт җиһазлары, транспорт һәм башка сувенирлар ясый.
-
2022 елда дaчниклар өчен штрафлар күләме
- Участокта шaшлык кыздырган өчен - 2-3 мең сум. Әгәр дә мaнгал йортка 5 метр һәм коймадан 2 метр ераклыкта торса.
-
1 апрельгә Чаллыда һәм Татарстанда һава торышы
1 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, көньяк районнарда карлы яңгыр явачак.