Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Белдерүләр

37нче мәктәпнең беренче директоры Людмила Михайловна Кутилованы туган көне – олы юбилее белән тәбрик итәбез!

Хөрмәтле Людмила Михайловна! 85 яшь тулуга карамастан, Сезнең саф акылыгыз, ныклы хәтерегез кемне генә сокландырмый! Исәнлек-саулык, тән сихәте, озын гомер, шатлык-бәхет телибез Сезгә, хөрмәтле кешебез!

Киләчәктә балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын. 

Үз хезмәтегезне 1959 елда ук башлап, күпме кешегә гыйлем тараткан изге күңелле кеше Сез. 14 ел буе, 1981-1995 елларда, безнең мәктәптә директор булдыгыз, үзегезне чын профессионал итеп күрсәттегез. Сезгә хезмәттәшләрегезне аңлый белүегез, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз, җитди дә, кирәк чакта кырыс та булганыгыз өчен рәхмәт әйтәбез!

Бүген дә тирә-яктагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә игътибарлы Сез! Киләчәктә дә сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, туганнарыгыз, якыннарыгыз арасында матур итеп яшәгез. Ходай биргән гомернең кадерен белеп, терәк һәм кирәк булып, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта гомер кичерергә язсын.

Олы ихтирам һәм хөрмәт белән Чаллының 37нче мәктәбе хезмәт коллективы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев