2 март 2022 яңалыклары
-
Татар телендә уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре ярты сәгатьтән үк билгеле булачак
19 март көнне Чаллының 4нче мәктәбендә 3-4 нче сыйныфлар өчен фәннәр олимпиадасы булачак. Биредә укучылар математика, әйләнә-тирә мохит, татар теле фәннәрен үз эченә алган комплекс эше язачаклар. Әлеге олимпиада татар телендә үткәрелә.
-
"Милләтем бизәге - калфагым" татар хатын-кызларының милли баш киеме фестивалендә катнашырга чакыралар
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне "Милләтем бизәге-калфагым" дип аталган шәһәркүләм татар хатын-кызларының милли баш киеме фестивалендә катнашырга чакырабыз!
-
Бигеш аэропортына Илнур Сибгатуллинның мәетен алып кайткан борт төште
Ул Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция вакытында һәлак булган.
-
Чаллыдан 91 яшьлек Сәлмә Әхмәтгәрәевадан озак яшәү серләре - ВИДЕО
Чаллыда яшәүче Сәлмә Әхмәтгәрәевага 91 яшь. Тормышның ачысын да төчесен дә күргән Сәлмә әби тумышы белән Әлмәт районы Бишмунча авылыннан.
-
Чаллыда өлкән яшьтәге бер хатын үз йортын чүплеккә әйләндергән
Хатын чүп-чар бакларыннан үз өенә чүп калдыклары ташый торган булган.
-
Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зональ туры уза
2 һәм 3 мартта «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зональ туры уза.
-
Украинада һәлак булган Түбән Кама егете белән хушлашу вакыты кичектерелә
Хушлашу вакыты кичектерелү, мәетне алып кайтучы бортның очып китә алмавы белән бәйле.
-
Apple Pay түләүләр системасы Россиядә эшләми башлады
Хәзер Россиянең рәсми сайтында Apple гаджетларын сатып алу мөмкин түгел.
-
Ләйлә Дәүләтова әнисенең хыялын чынга ашырган
“Бу ялларда әнкәйнең хыялын чынга ашырдык. Ирләр бер бүлмәдә, без – хатын-кызлар икенче бүлмәдә бергәләп намаз укыдык”, – дип яза алып баручы, шагыйрә Ләүлә Дәүләтова.
-
Халыкара туган тел көненә чаллылылар тематик чаралар циклын багышладылар
Автозавод районында Халыкара туган тел көне уңаеннан тематик чаралар үткәрелде.
-
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре йөзүдә көч сынашты
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Чаллы шәһәренең медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды.
-
«Регион-16», «Староградские Пивоварни» һәм «ТехноРай» призлы урыннар алдылар
Чаллыда ирләр командалары арасында волейбол буенча "Динамо" ФСО Яр Чаллы Шәһәр Советы кубогына муниципальара Чемпионат тәмамланды.
-
Чаллы гаиләләренә социаль түләү алу өчен сертификатлар тапшырылды
Чаллыда "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча сертификатлар тапшырылды. Чаллы гаиләләренә торак алу өчен социаль түләү алу хокукы турындагы таныклыкларны Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды.
-
«Нур» яшьләр үзәгендә «LADY MAMA-2022» фестивале финалы узачак
«LADY MAMA-2022» – уникаль матурлык фестивале. Ел саен үткәрелә торган конкурсның финалы 4 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Башлана 16:00 сәгатьтә.
-
Чаллыда "Белая Ладья" турниры узды
«Этюд» спорт мәктәбендә "Белая Ладья" мәктәп командалары арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Стартка Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләреннән сигез команда чыкты.