Татар телендә уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре ярты сәгатьтән үк билгеле булачак
Яңалыклар тасмасы

Татар телендә уздырылган олимпиаданың нәтиҗәләре ярты сәгатьтән үк билгеле булачак

19 март көнне Чаллының 4нче мәктәбендә 3-4 нче сыйныфлар өчен фәннәр олимпиадасы булачак. Биредә укучылар математика, әйләнә-тирә мохит, татар теле фәннәрен үз эченә алган комплекс эше язачаклар. Әлеге олимпиада татар телендә үткәрелә.

Бу олимпиаданың үзенчәлеге шунда: аның нәтиҗәләре ярты сәгатьтән билгеле булачак. Җиңүчеләрне грамоталар һәм бүләкләр көтә.

Шәһәрнең барлык мәктәпләренә дә хатлар төшерелде. Катнашу өчен гаризалар  15 нче мартка кадәр кабул ителә.


Нет комментариев