Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Регион-16», «Староградские Пивоварни» һәм «ТехноРай» призлы урыннар алдылар

Чаллыда ирләр командалары арасында волейбол буенча "Динамо" ФСО Яр Чаллы Шәһәр Советы кубогына муниципальара Чемпионат тәмамланды.

Анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Мөслим һәм Менделеевск районнарыннан 28 ир-ат командасы катнашты. Җирәбә салу нәтиҗәләре буенча өч төркем формалаштырылган, аның икесендә нәтиҗәләр ясалды инде.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 2 лигада КФУның Чаллы институты командасы җиңүче булды, икенче урында Чаллы дәүләт педагогика университеты командасы, өченче урында – «Медиа» командасы. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 лигада «Регион-16» командасы җиңүче булды, икенче урында – «Староградские Пивоварни» (Алабуга), өченче урында – «ТехноРай» (Түбән Кама) командасы.

Бүләкләү тантанасын «Союз-регион» Компанияләре Төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов, шәһәр Волейбол федерациясе башкарма директоры Сергей Волобуев, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ГО рәисе урынбасары Александр Питиримов, 11 нче мәктәп директоры Светлана Комарова үткәрде.

Приз фонды акчаларына 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе ихтыяҗлары өчен спорт товарлары сатып алу өчен «Спорт XXI века» кибетенә сертификатлар сатып алынды.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт