3 февраль 2017 яңалыклары
-
“Телевизион димче” Роза Сябитова кызының никахын саклый алмады
1нче каналдагы "Давай, поженимся" телевизион тапшыруының алып баручысы Роза Сябитова күптән түгел "итексез итекче" хәлендә калды. Йөзләрчә ялгызларны парлы иткән телевизион проект авторы үз кызының никахын саклый алмады. Ксения Сябитова ике ел бергә гомер иткән иреннән аерылды.
-
«Голос. Дети» – 4 башлана. Жюри составына кемнәр кергән?
«Голос. Дети» телевизтон тапшыруының февраль уртасында 4 нче сезоны башлана. Аның жюри составы бу юлы зур үзгәреш кичерә икән. Шулай итеп, Дима Билан, Валерий Меладзе, Нюша балаларга бәя бирүгә алына.
-
Иң-иңнәр ачыкланды
"Энергетик" мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты" республика бәйгесенең зона этабы булды. Төрле номинацияләрдә Некрасова Ирина, Олеся Шимон, Светлана Мулланурова, Энҗе Талипова, Алинә Хәйруллина һәм башкалар җиңде. Ә "Ир-ат - лидер" исеменә "Ядкәр" җыр студиясе җитәкчесе, танылган алып баручы һәм автор-башкаручы Илнур Гомәров лаек булды. җиңүчеләргә "Татарстан хатын-кызлары" хәрәкәте җитәкчесе,...
-
Автоһәлакәтта һәлак булган Минзәлә театры артистларын иртәгә җирлиләр
Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген сәгать 7.30 С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызы, артистка Әхмәтхәнова Эльмира Илфак кызы, фаҗигале төстә һәлак булды.
-
Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак
Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан "Хәбәрләр" тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта.
-
Бүген юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат булды
Минзәлә районындагы М7 трассасында "Лада Калина" машинасы "МАН" йөк машинасы белән бәрелешү сәбәпле, Бикбул авылында яшәгән 42 яшьлек машинаны йөртүче хатын-кыз һәм Актаныш районы Чишмәбаш авылында яшәгән 45 яшьлек пассажир вафат булган, дип хәбәр итә вакыйганың шаһитләре социаль челтәрдә.
-
Аллаһы Тәгалә бүләге (Булган хәл)
Урта мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керер алдыннан медицина тикшерүе узганда Мариягә коточкыч диагноз куйдылар. УЗИ аппараты кызның аналыгы үсмәвен ачыклады. Табиблар яшүсмернең әнисе Сәмига апаны бүлмәгә чакырып: "Хакыйкатьне яшерә алмыйбыз. Кызыгыз бала таба алмаячак", - диделәр. Көтелмәгән хәбәрдән ананың күз аллары караңгыланып китте. Шәфкать туташы укол кадагач кына хәле яхшырды......