Шəhри Чаллы

Автоһәлакәтта һәлак булган Минзәлә театры артистларын иртәгә җирлиләр

Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген сәгать 7.30 С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызы, артистка Әхмәтхәнова Эльмира Илфак кызы, фаҗигале төстә һәлак булды.

Артистларны озату 4 февраль көнгә билгеләнгән. Вакытын һәм урынын өстәмә хәбәр итәрбез, диелә театр сайтында. Эльмира Гәрәева 1975 елның 1 июлендә Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Театрда 1995 елдан бирле эшләгән. Эльмира Әхмәтханова 1972 елның 25 сентябрендә Актаныш районы Чишмәбаш авылы туган. Театрга 1992 елдан алып эшләгән.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: