Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген юл һәлакәтендә ике хатын-кыз вафат булды

Минзәлә районындагы М7 трассасында "Лада Калина" машинасы "МАН" йөк машинасы белән бәрелешү сәбәпле, Бикбул авылында яшәгән 42 яшьлек машинаны йөртүче хатын-кыз һәм Актаныш районы Чишмәбаш авылында яшәгән 45 яшьлек пассажир вафат булган, дип хәбәр итә вакыйганың шаһитләре социаль челтәрдә.

Бүген иртәнге сәгать 7дә М7 трассасының 1087 км ында "Лада Калина" һәм "МАН" йөк машинасы бәрелешкән. Шаһитләр хәбәр итүенчә "Лада Калина" машинасын йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм йөк машинасына килеп бәрелгән. Җиңел автомобиль эчендә булган ике хатын-кыз вафат булган. Җимерек машинадан хатын-кызларның гәүдәләрен 122 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре махсус җиһаз белән чыгарган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев