Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Телевизион димче” Роза Сябитова кызының никахын саклый алмады

1нче каналдагы "Давай, поженимся" телевизион тапшыруының алып баручысы Роза Сябитова күптән түгел "итексез итекче" хәлендә калды. Йөзләрчә ялгызларны парлы иткән телевизион проект авторы үз кызының никахын саклый алмады. Ксения Сябитова ике ел бергә гомер иткән иреннән аерылды.

Ксения әнисе алып барган тапшыруда берничә тапкыр катнашып, бай егетләр арасыннан үзенә тормыш иптәше сайлаган иде. Туй мәҗлесенә генә дә Роза Сябитова 15 миллион сум сарыф иткән иде. Ләкин "телевизион мәхәббәт" бәхетле булып чыкмады, яшь гаилә таркалды. Хәзер данлыклы "телевизион димче" янә кызының шәхси тормышын җайга салу белән мәшгуль.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев