5 февраль 2018 яңалыклары
-
Чаллыда пенсионер үзен-үзе сигезенче каттан аткан...
Чаллының 56 нчы бистәсендә 62 яшьлек пенсионер сигезенче каттан сикереп һәлак була. Үтеп баручылар аның үле гәүдәсенә төнлә тап булалар. Күршеләре әйтүенчә ул бик каты чирләгән, күптән түгел генә инсульт кичергән. Тикшерүчеләр һәм табиблар пенсионер үзе теләп үлемгә барган дигән фаразны әйтәләр.
-
Катыргы-кәгазь комбинаты Мәскәү өлкәсен яулый
Агымдагы елның беренче яртысында Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башлый. Аны шәһәребезнең алдынгы предприятиесе - С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты ача. Биредә аена 12 млн. гофротара җитештерергә планлаштыралар. Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла. Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2016 ел нәтиҗәләре...
-
Шәһәрнең кайбер подъездларына пандуслар куелачак.
Әлеге яңалык лифтлар булмаган йортларга кагыла. Мондый җайланманы шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка бер оешма тәкъдим итте. Җитештерүче сүзләренә караганда, әлеге пандуслар термо һәм механик зыян килүләргә дучар түгел икән, шул рәвешле аларның хезмәт итү срогы 50 елга исәпләнгән. Мондый пандуслар мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, кечкенә балалары булганнарга зур уңайлыклар тудырачак....
-
Дәүләт Думасы бала тәрбияләү ялын озайтырга һәм аны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итә
"Гадел Россия" партиясе депутатлары бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә. "Россиядә 1,5 яшьтән кечкенә балалар өчен ясле төркемнәре бик аз булу сәбәпле, яшь баласы...
-
Чаллыда «Май чабу» бәйрәмен үткәрәләр. Кайчан?
Шәһәрдә 17 нче февраль көнне "Май чабу" бәйрәмен билгеләп үтәләр. Әлеге чара Азатлык мәйданында, шулай ук, ГЭС?Җиңү һәм Сидоровка мәдәният һәм ял паркларында үтәчәк. Һәрбер мәйданда театральләштерелгән тамаша, сәнгать коллективларының чыгышлары булачак. Кунакларны төрле конкурслар, бию марафоннары һәм кызыклы флешмоблар көтә. Шулай ук, барлык кышны озату бәйрәмендә катнашкан кешеләрне кайнар...
-
Чаллы-Казан юлын япканнар.
Һава шартлары начараю сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре М-7 трассасын җиңел машиналар өчен дә яапканнар.. Чаллыга шул хакта Казаннан күрсәтмә килгән, анда авыр йөк машиналарының хәрәкәтен чикләү турында да әйтелә. Чаллы ЮХИДИеннән хәбәр иткәнчә инде шәһәрдән башкалага таба зур машиналарны чыгармыйлар икән. Әлегә Чаллының үзендә буран юк, һава торышын күзәтүчеләр әйтүенчә тиздән...