Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең кайбер подъездларына пандуслар куелачак.

Әлеге яңалык лифтлар булмаган йортларга кагыла. Мондый җайланманы шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка бер оешма тәкъдим итте. Җитештерүче сүзләренә караганда, әлеге пандуслар термо һәм механик зыян килүләргә дучар түгел икән, шул рәвешле аларның хезмәт итү срогы 50 елга исәпләнгән. Мондый пандуслар мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, кечкенә балалары булганнарга зур уңайлыклар тудырачак....

Әлеге яңалык лифтлар булмаган йортларга кагыла. Мондый җайланманы шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка бер оешма тәкъдим итте. Җитештерүче сүзләренә караганда, әлеге пандуслар термо һәм механик зыян килүләргә дучар түгел икән, шул рәвешле аларның хезмәт итү срогы 50 елга исәпләнгән. Мондый пандуслар мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә, кечкенә балалары булганнарга зур уңайлыклар тудырачак.

"Пандус лифт булмаган йортларга куелырга тиеш. Өстәвенә, ул бернинди дә уңайсызлыклар тудырмаячак, кешеләргә комаучаламаячак. Чөнки, әлеге пандуслар магнит ярдәмендә баскыч култыксаларына куелачак. Кирәкмәгән вакытта аларны алып куерга да була", - ди оешма директоры Лев Трофимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев