Катыргы-кәгазь комбинаты Мәскәү өлкәсен яулый
Агымдагы елның беренче яртысында Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башлый. Аны шәһәребезнең алдынгы предприятиесе - С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты ача. Биредә аена 12 млн. гофротара җитештерергә планлаштыралар. Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла. Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2016 ел нәтиҗәләре...
Агымдагы елның беренче яртысында Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә "Челны Упак" предприятиесе эшли башлый. Аны шәһәребезнең алдынгы предприятиесе - С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты ача. Биредә аена 12 млн. гофротара җитештерергә планлаштыралар. Комбинат Мәскәү өлкәсендәге базарда гофр продукциясенең күләмен 20%ка кадәр җиткерергә омтыла.
Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев әйтүенчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәү өлкәсендә Чаллыда җитештерелгән гофртара продукциясенә күләме 10,8% булган. Ә 2017 елның 11 аенда бу сан 11,2%ка җиткән.
Мәгълүм булганча, шәһәребезнең катыргы-кәгазь комбинаты илебездә горф һәм бәдрәф кәгазе җитештерүче эре предприятиеләрнең берсе булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев