Чаллыда видеокамералы трамвайлар йөри башлаячак
Шәһәрдә 25 трамвайга видеокамералар куялар.
"Электротранспорт" предприятиесе вандалларга каршы 125 данә видеокамера, шул исәптән алар өчен махсус җиһазлар алырга планлаштыра. Һәр трамвайга 5әр күзәтү җайланмасы кую күздә тотыла. Бу максатка 2 млн сумнан артык акча сарыф ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев